Яңа заманга – яңа һөнәрләр (12+)

25 апрельдә 1 нче санлы Мәгълүмати китапханә үзәге Мәшгульлек үзәге белән берлектә өлкән сыйныфлылар өчен «Яңа заманга – яңа һөнәрләр» дигән очрашу уздырды. Чарага карьера үсеше һәм һөнәри күнекмәләрне үстерү буенча бүлекнең әйдәп баручы һөнәри консультанты Сяфукова Гөлнара Әхмәтгалим кызы чакырылды. 
Ул яңа һөнәрләр, һөнәр сайлауда төп таләпләр, мәсәлән, ул кызыклы булырга, кешенең сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килергә һәм хезмәт базарында аңа ихтыяҗ булырга тиешлеге турында сөйләде. Гөлнара Әхмәтгалим кызы чыгарылыш укучыларында еш кына килеп чыгучы хаталарга басым ясады һәм һөнәри ярминкәләргә барырга киңәш итте. Өлкән сыйныфлылар шәһәребездә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында белгечкә сораулар бирде һәм бик теләп тәкъдим ителгән буклетларны алды, һөнәри юнәлеш буенча тест үтте. Китапханәче һөнәрләр белән уен формасында таныштыруны дәвам итте. Һөнәрләр турында викторина сорауларына җавап биреп, балалар һөнәрләр, белгечлекләрнең аермалы якларын ачыклады. Алга таба бик мавыгып «Үз уен»ын уйнадылар. Чарада алган мәгълүматлар аларга катлаулы һөнәрләр дөньясында адашып калмаска ярдәм итәр дип ышанабыз. 

Поделиться: